Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев тамашачысын аяктан еккан

Концертлар вакытында җырчыларның төрле кызыклы вакыйгаларга еш юлыгуын искәртеп үткән идек. Гастрольләр тормышы җырчыларны гына түгел, тамашачыларны да кызыклы шартларга куя. Шулай Фирдүс Тямаевның д...

Концертлар вакытында җырчыларның төрле кызыклы вакыйгаларга еш юлыгуын искәртеп үткән идек. Гастрольләр тормышы җырчыларны гына түгел, тамашачыларны да кызыклы шартларга куя.

Шулай Фирдүс Тямаевның да Буадагы концерты вакытында көтелмәгән хәл килеп чыккан. Яраткан артистына чәчәкләр биләме тапшырам дип канатланып сәхнәгә менеп барган ханым сәхнә алдындагы баскычка абынып егыла. Кыен хәлдә калса да, югалып калмый ул. Тезләнгән җиреннән артистка чәчәкләрен суза, бу хәлләрне күргән Фирдүс тә тезләнеп чәчәкләрне кабул итә.

«Минем яраткан тамашачым, нинди генә хәлдә калса да югалып калмый. Теләсә дә болай эшләп булмый бу күренешне», – дип яза бу хакта җырчы.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк