Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Улым, нәрсә сөйлисең син?»

Җырчы Фирдүс Тямаевның инстаграмында кызыклы видео пәйда булды. Биредәге видео салкын йөрәкне дә җылытып эретер, мөгаен. Видеоязмада Фирдүс улы белән вакыт уздыра һәм малайга башка бала белән видеоны...

Җырчы Фирдүс Тямаевның инстаграмында кызыклы видео пәйда булды. Биредәге видео салкын йөрәкне дә җылытып эретер, мөгаен.

Видеоязмада Фирдүс улы белән вакыт уздыра һәм малайга башка бала белән видеоны күрсәтә. Кәрим видеодагы малай сөйләшүенә көлеп җибәрде. «Улым үзенә сердәшче тапты», – дип яза җырчы.

Фирдүснең иҗатын яраткан кешеләр бу видеоязманы яратып карадылар. «Күз тимәсен, ничек матур иттереп этш белән малай утырасыз. Тигезлектә, бәхеттә үстерегез», «Бигерәк сөйкемле бала бу, үзенә тартып тора, күзсендермәгез тагын, позитивчик», «Әнисенең копиясы» – дигән комментарийлар укып була

Бу җылы видеоны Сезгә дә карарга тәкъдим итәбез!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк