Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Ярсыган йөрәгемне аңлаучыларга рәхмәт»

Соңгы көннәрдә Уразова белән Тямаев хакында бертуктаусыз имеш-мимешләр бара. Берселәр артистларны гаепләселәр, икенчеләр, киресенчә, аклый. Кыскасы, халык арасында зур каршылык һәм аңлашылмаучанлык ту...

Соңгы көннәрдә Уразова белән Тямаев хакында бертуктаусыз имеш-мимешләр бара. Берселәр артистларны гаепләселәр, икенчеләр, киресенчә, аклый. Кыскасы, халык арасында зур каршылык һәм аңлашылмаучанлык туды. 

Әлбәттә, узган җаңҗал җырчыларга психологик яктан зур йогынты ясый. Мондый очракларда кешегә ярдәм кирәк. Гаиләдән тыш, артистлар өчен тамашачылар – иң зур терәк. Фирдүс Тямаев инстаграмында көн саен йөрәк җылытырлык сүзләр язып калдыралар. Моннан тыш, тамашачылар үзе дә Фирдүскә рәхмәтен юллап, видеоязмаларын җибәрәләр.

Концертларда да җырчының иҗатына җан атып торган тамашачы җитәрлек. Узган концертлардан бер мизгелне җырчы сәхифәсенә урнаштырган. Биредә нәни кыз артист өчен кайгырып елый-елый җырлый. Фирдүс бу хакта: «...әйтерсең, минем ярсыган йөрәгемне аңлаган», – дип язган.

Автор:Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк