Фирдүс Тямаевның ачуын чыгарганнар: «Авызыңа хуҗа бул!»

Берничә ел дигәндә хатын-кызларда битлекләр популярлашты. Сүз дә юк, элек-электән хатын-кызлар матурлык серләрен эзләгәннәр. Әмма соңгы елларда төрлесеннән-төрле битлекләр, патчилар үз-үзен яратып тәрбияүчеләрне аеруча кызыксындыра башлады. Фирдүс Тямаев та мондый кешеләрнең санына керәдер ахрысы.
Җырчы инстаграмына «авызымы томаладылар», дип видео урнаштырган. Биредә Фирдүснең битендә битлек, ә янында «Безнең Тямай» төркеменең катнашучылары җылы гына «абый», диеп шаярталар. Фирдүс әллә кая китә алмый, шаяртуларга йодрык кына күрсәтеп ала: битлек бөтен битен каплау сәбәпле, җырчы авызын да ачалмый.
Үз-үзеңне яратып, тәрбияләп яшәүдә бернинди начарлык юк. Әмма ачы-телле, тузга язмаган нәрсәне язып утыручылар интернетта шактый күп. Шаяртып төшерелгән видеоны урнаштыруда гаеп табучылар бар. Фирдүснең битлеген күреп: «Бик әйбәт, әзрәк сүгенерсең! Бик күп кеше авызыңны йомар иде туры эфирда», – дип язучы кеше табылган.
Фирдүс мондый әдәпсез кешеләрне һич тә түзеп тормый, кирәк җавабын кайтара: «Үз авызыңа хуҗа бул. Монда юмор дигән нәрсәне аңлаучылар гына утыра!».
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан