Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевтан премьера!

Тиздән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның «Без бергә бәхетле» җырына төшерелгән клибы дөнья күрәчәк! Клипны төшерүдә артистның тормыш иптәше Резедә Әхмәтвәлиева да катнашкан. Тамашачыла...

Тиздән Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның «Без бергә бәхетле» җырына төшерелгән клибы дөнья күрәчәк! Клипны төшерүдә артистның тормыш иптәше Резедә Әхмәтвәлиева да катнашкан.

Тамашачылар клипның өзеген ошаттылар. «Фирдүс, шәпский клип», «Бик шәп! Матур җыр! Күз тимәсен Сезгә», «Искиткеч матур җырга менә дигән клип төшергәнсең», «Шулай гел бергә сөенеп-сөенеп мәңге бергә гөмер итегез», – дип теләкләрен җиткерделәр Фирдүснең укучылары. Калганнары яисә инде күптән Резедә белән клип көткәннәрен белдерделәр.

Безгә дә өзек ошады. Сезгә дә йөрәгегезгә май булып ятыр, дип ышанып калабыз. Афәрин, Фирдүс!

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк