Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевтан яңа прикол!

Җырчы Фирдүс Тямаев урынында тик утыра белми: я яңа эстафета уйлап игълан итә, я берәр прикол майтарып чыгара. Бу юлы да артист тамашачасын кызыклы видео белән шатландырды. Биредәге видеода артист үз...

Җырчы Фирдүс Тямаев урынында тик утыра белми: я яңа эстафета уйлап игълан итә, я берәр прикол майтарып чыгара. Бу юлы да артист тамашачасын кызыклы видео белән шатландырды.

Биредәге видеода артист үзенең хезмәттәшләре өстендә шаярта. Ул өстәл астында утыра һәм үткән-сүткән кешене аягыннан тартып торп. Бергә эшләүче кешеләре, әлбәттә, куркып ала. Соңгы егет артык курыкты, ахрысы: Фирдүс тиеп китүеннән хәтта сикереп куйды.

Җырчының язылучылары ике якка бүленде: кемгәдер бу шаярту ошады, башкалары яисә моны катгый дип санадылар. Безгә калса, эштә һәрвакыт җитди генә булырга кирәк түгел, бераз шаяртып та алырга кирәк. Ә Сезгә бу видео ошадымы?

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк