Логотип
Хәбәрләр

Фирдүc Тямаевтан күптән көтелгән яңалык!

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗат белән бик тыгыз шөгыльләнә, ай саен яңа премьералар, яңа концерт программалары һәм тамашачыларны сөендерүче яңалыклар. Шундыйларның берсе - «Безнең...

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев иҗат белән бик тыгыз шөгыльләнә, ай саен яңа премьералар, яңа концерт программалары һәм тамашачыларны сөендерүче яңалыклар.

Шундыйларның берсе - «Безнең Тямай» дип аталган җырчының 120 җыры тупланган флешкалар! Шәп идея бит! Тамашачылар да бу яңалыкка бик сөнгән, артистның Инстаграм тасмасындагы комментарийлар арасында «Күптән кирәк», «Дисклар - узган гасыр калдыклары» кебек фикерләр еш очрый.

Музыкаль индустриядә җырлар тупланган шәхси брендлы флешкаларны сатуга тәкъдим итү яңалык булмаса да, татар артистлары арасында исә бу бик таралган күренеш түгел.

Фирдүс Тямаевка афәрин!

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Ничек?)

Публикация от Фирдус Тямаев (@firdustyamaev_official)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк