Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Җәмәгать, нишлисез сез?!»

Республикабызның президенты тәкъдиме буенча «Ярдәм янәшә» акциясе игълан ителде. Акция кысаларында өлкәннәргә һәм күп балалы гаиләләргә волонтёрлар ярдәм итте. Волонтёр буларак көчен Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев та сынап карады.

«Президентыбыз Рөстам Нургалиевич исеменнән «Ярдәм янәшә» акциясе узып бара, а без волонтёрлар катнашырга һәрвакыт әзер», – дип яза ул видеоязма астында.

Әмма җырчының изге Рамазан аенда кылган игелеген кайбер инстачылар аңлап бетерми. Дөресрәге, видеоязмадагы тартмаларны кемгә биргәннәрен төгәл аңламый. «Моны сайлап кына җибәрәләрме әллә?» – дип язалар. Фирдүс Тямаев әлеге комментарийлардан шаккатып: «Җәмәгать!!! Нишлисез сез?!» – дип җавап кайтара.

Ничек булса да, артистыбызның изге гамәле кабул булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк