Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаевка: «Бала өлешен ашама, оятсыз!»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны барысы да үзенчәлекле юмор иясе буларак беләләр. Хәер, аның шаяртуын барысы да аңлап җиткерми.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны барысы да үзенчәлекле юмор иясе буларак беләләр. Хәер, аның шаяртуын барысы да аңлап җиткерми.

Инстаграм сәхифәсендә соңгы тапкыр урнаштырылган видеода артист укучыларын өенә кунакка чакыра. «Берүзем чәй эчеп утырам, бер ящик кәнфитне ашарга булышыгыз, килегез әле, зинһар. Балалар булмаганда яңа ел күчтәнәчләрен бәрәм генә», – шаярып әйтә Фирдүс.

Әлеге видеоязма зыянсыз булса да, артистны тәнкыйть утына салучылар җитәрлек. Тугры укучылары аны кисәтәләр: «Хәзер берәрнәрсә язып җибәрерләр. Бала өлешен ашап утырасың, дип». Калганнары исә артистка кыланып утырмаска киңәш бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк