Фирдүс Тямаевтан кайгылы хәбәр...

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тамашачыларына мөрәҗәгать белән чыккан. Инстаграм социаль челтәрендә артист бик мөһим мәсьәлә куптара ‒ Игромания чиренең котычкыч нәтиҗәләре турында сөйли. Шушы юлга кереп киткән кешеләрне туктатырга бик авыр һәм күп очракта акча колына әверелгән кешеләрнең гомере өзелә, чарасызлыктан алар үзләренә кул салалар.

Фирдүс Тямаев күптән түгел тагын бер танышының үлеме хакында ишетеп, шушы мөрәҗәгатьне яздырган. «Икесе асылынып үлде, берсе 9 нчы этаждан сикерде. Игромания наркотик чиреннән дә начар нәрсә», ‒ дип кисәтә артист. Шулай ук Фирдүс бу мәсьәләдә бер-беребезгә ярдәмләшеп яшәргә киңәш итә, «игромания» чире күзәтелгән якыннарыбызны, дусларны туры юлга бастыру өчен бар булган көчебезне куярга өнди.

Сәламәт булыйк, дуслар! Һәр көннән ләззәт алып, шатланып һәм куанып яшик бу өч көнлек дөньяда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1985
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Сәйяр-fest» фестивалендә катнашучылар игътибарына
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минем Татарстан
  • Минем Татарстан
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы