Логотип
Хәбәрләр

Фирганәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле оешканга бер ел булды

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Фирганә шәһәрендәге “Химик” мәдәният йортында Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара 17 декабрьдә узды. Сәхнәдә “Яшь күңел” татар халы...

(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ»). Фирганә шәһәрендәге “Химик” мәдәният йортында Үзбәкстан Республикасы Конституциясенең 25 еллыгына багышланган чара 17 декабрьдә узды. Сәхнәдә “Яшь күңел” татар халык фольклор ансамбле чыгышы бәйрәмгә ямь өстәде, дип яза Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкилллегенең матбугат хезмәте.

Пенсиядә вакытын бушка уздырырга теләмәгән энтузиастлардан, шәфкать туташлары, музыка белгечләре, гади эшчеләрдән торган ансамбльгә 1 ел тулды.

Тамашага химия заводы хезмәтчәннәре белән бергәләп, Фирганә, Маргилан шәһәрләре, бөтен Фирганә өлкәсеннән килгән татар халык иҗатын сөючеләр җыелган иде. “Яшь күңел” ансамбле татар халкының милли киемнәрен, гореф-гадәтләрен күрсәтте, татарча җырлар һәм биюләр башкарды. Концертта “Миләшкәем”, “Әйтмә син авыр сүз”, “Эх, карап торулары” җырлары яңгырады. Артистлар “Чабата”, “Яшь күңел” биюләрен башкарып, татар телендә шигырьләр укып, тамашачыларның күңелен яулады. “Әнием” шигырен татар, рус, үзбәк телләрендә ансамбльнең җитәкчесе Әскәрова Рәсимә Мирзахан кызы сөйләгәч, тамашачылар залны озак алкышларга күмде, диелә хәбәрдә.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк