Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирз...
(Казан, 26 март, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов музыка сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен татар эстрадасы йолдызы, Буа дәүләт драма театрының музыка бүлеге җитәкчесе Фирзәр Мортазинга “Татарстанның халык артисты” исемен бирү турында карарны имзалаган. Бу документ 24 мартта Татарстан Президенты сайтында чыккан.
Шулай ук әлеге карар нигезендә Г. Тукай исемендәге Татар филармониясенең Татарстан дәүләт халык уен кораллары оркестры артисты Ольга Вайссбеккер музыка сәнгатен үстерүгә керткән өлеше өчен “Татарстанның халык артисты” исеменә лаек булды. Ольга Вайссбеккер оркестрда нигез салынганнан бирле эшли һәм киләсе елга иҗади эшчәнлегенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк.
Чаллы драма театры артисты Рафик Каюмовка театр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәте өчен “Татарстанның халык артисты” исеме бирелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк