Логотип
Хәбәрләр

Фишман Татарстан җиңүе турында: фондның биштән береннән артыгын алу гадел булмас иде

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә Татарстан 920 млн сум грант отты. Республика 5 миллиардлык грант фондының...

(Казан, 29 май, “Татар-информ”). Кече шәһәрләрдә һәм тарихи урыннарда уңай шәһәр мохите булдыру буенча бөтенроссия бәйгесендә Татарстан 920 млн сум грант отты. Республика 5 миллиардлык грант фондының биштән бер өлешен диярлек алды. Тагын да күбрәк алу гадел булмас иде, дип белдерде Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман “Татар-информ” корреспонденты белән әңгәмәдә.

“Билгеле, нәтиҗәдән мин бик канәгать. Безнең барлык проектлар финалга узды. Грант фондының биштән бер өлешеннән артыгын алу Россиянең башка субъектларындагы коллегалар күзлегеннән караганда гаделсез булыр иде. Моннан тыш, Татарстан Президенты грант отмаган проектларны киләсе елда Иҗтимагый киңлекләр үсеше программасы кысаларында тормышка ашыру турында карар кабул итте” , – диде агентлык әңгәмәдәше.

Татарстан Президенты ярдәмчесе сүзләренчә, республика бар яклап отты. Әзерлек вакытында төзекләндерү буенча кызыклы проектлар эшләнде. “Бәйгедә безнең катнашу – бары плюслардан гына тора”, - диде Фишман.

  • Бәйге грантларын бирү шартлары нигезендә, җиңгән проектлар икенче ел ахырына кадәр тормышка ашырылырга тиеш.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк