Логотип
Хәбәрләр

Флюра Сөләйманова: «Филармониягә эшкә алмадылар, мине халык күтәрде»

Ул вакытта «махсус белеме юк» дигән кара тамга тагалар иде. Янәсе, музыкаль белеме булмаган җырчы зур сәхнәгә күтәрелә алмый. Мине Филармониянең җыр һәм бию ансамбленә эшкә алмадылар. «Тавышың көчле т...

Ул вакытта «махсус белеме юк» дигән кара тамга тагалар иде. Янәсе, музыкаль белеме булмаган җырчы зур сәхнәгә күтәрелә алмый. Мине Филармониянең җыр һәм бию ансамбленә эшкә алмадылар. «Тавышың көчле түгел», – дип әйттеләр. Бер мәдәният йортында да концерт куярга рөхсәт бирмәделәр, иҗатка юлны бөтенләй яптылар. Элек бит ирекле рәвештә концерт куюлар юк иде. Яшермим, күңелем әлеге вакыйгаларга бик нык рәнҗеде. Тик җырчы булу теләге көчле иде. Шуңа күрә радист булу өчен аттестация узып кайттым. Аннан соң «Татарстан» радиосына эшкә урнаштым. Мине ул вакытта эшкә Җәүдәт Фәйзи урнаштырган дип сөйләп йөрүчеләр дә күп булды. Без әлеге композитор белән озак еллар бергә хезмәттәшлек иттек. Радиода эшләгән вакытта аларның фатирында тордым. «Халык җәүһәрләре» дигән ноталы җырлар китабы чыгардык, ‒ диде Флюра Сөләйманова. 

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк