Логотип
Хәбәрләр

Фольклор байлыкны сакларга фестивальләр ярдәм итә – сәнгать белгече Эльмира Каюмова

Төрле фестиваль-бәйгеләрдә һәм укыту процессында фольклор материалларга мөрәҗәгать ителсә, халыкның фольклор байлыгын саклап калып була. Бу хакта «Татар-информ»га сәнгать белгече, фольклорчы галимә...

Төрле фестиваль-бәйгеләрдә һәм укыту процессында фольклор материалларга мөрәҗәгать ителсә, халыкның фольклор байлыгын саклап калып була. Бу хакта «Татар-информ»га сәнгать белгече, фольклорчы галимә Эльмира Каюмова белдерде.

Эльмира Каюмова ТР Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге фәнни хезмәткәре. Ул 20 ел Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында да эшләгән. Быел аның фәнни эшчәнлегенә 30 ел тулды.

Галимә озак еллар фольклор музыка үрнәкләрен өйрәнә. «Халык музыкасы – милли мәдәни мирасыбызның аерылгысыз өлеше. Халыкның көнкүреше үзгәрә икән, аның көйләре дә үзгәрә. Бүген мөнәҗәтләр әйтү кебек дин белән бәйле музыкаль әсәрләр актуальләште һәм милли тормышыбызны бизәп җибәрде. Чөнки бит советлар заманында алар тыелган иде», – дип фикерләре белән бүлеште Эльмира Каюмова.

Ул җәмгыятьтә киң кызыксыну уяткан, Казан татарларының Коръән уку көйләрен туплаган дискның дәвамы әзерләнүен дә хәбәр итте.

Сәнгать белгече сүзләренчә, фольклор традицияләрне торгызырга галимнәрнең эзләнүләре һәм фестиваль-бәйгеләр оештыру ярдәм итә. «Гөсләдә уйнау традициясе югалып бара иде, мәсәлән, аны ил күләмендә уздырыла торган «Түгәрәк уен» фестивалендә аерым номинациягә кертеп, дәрәҗәсен күтәрә алдык. Татарстан районнарында гөслә белән кызыксынучылар бар, шуңа күрә бу уен коралы юкка чыкмас дип өметләнәбез», – диде галимә.

Фото: Салават Камалетдинов

Чыганак: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк