Логотип
Хәбәрләр

Фуат Әбүбәкеров Камал театрының музыка бүлеге мөдире вазыйфасыннан китә

Фуат Әбүбәкеров Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры вазифаларыннан китә. Театрының музыка бүлеге җитәкчесе итеп Данияр Соколов билгеләнәчәк.

Фуат Әбүбәкеров Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм дирижеры вазифаларыннан китә. Театрының музыка бүлеге җитәкчесе итеп Данияр Соколов билгеләнәчәк.

«Фуат Әбүбәкеров театр штатында киңәшче вазифасында кала. Ул Данияргә консультацияләр бирәчәк. Безгә театрның музыкаль традицияләрен саклау бик мөһим», – дип яңалыкны театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сүзләре белән шәрехләде хәбәрне театрның матбугат үзәге. 

«Инициатив музыкаль һәм җәмәгать эшлеклесе Данияр Соколовка күптән игътибар иткән идек. Аның килүе оркестрның иҗади тормышына уңай тәэсир итәчәк, үсешенә яңа импульс бирер», – ди Фәрит Бикчәнтәев. 

Чыганак: Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк