Логотип
Хәбәрләр

Футбол буенча чемпионатка Казандагы 3нче икмәк заводында махсус чәкчәк әзерләнә

Бүген Казандагы 3нче икмәк пешерү заводында Футбол буенча дөнья чемпионаты өчен махсус эшләнгән яңа продукция тәкъдим ителде. Үзенчәлекле төргәкле чәкчәк һәм “Тере чишмә” югары категориясеннән булган...

Бүген Казандагы 3нче икмәк пешерү заводында Футбол буенча дөнья чемпионаты өчен махсус эшләнгән яңа продукция тәкъдим ителде. Үзенчәлекле төргәкле чәкчәк һәм “Тере чишмә” югары категориясеннән булган эчә торган су хәзер Visit Tatarstan бренды белән чыгарыла.

“Без туристларның Татарстаннан күбрәк кайсы продуктны алып китүләре буенча тикшеренү уздырдык. Беренче урында, без көткәнчә, чәкчәк булды. Икенче урында – талкыш кәләвә. Өченчедә инде - казылык. Без традицион чәкчәктән башларга булдык”, - дип сөйләде “Татарстанда туризмны үстерү үзәге” генераль директоры Дилбәр Садыйкова.

Visit Tatarstan брендын булдыручылар партнер эзләгәндә юкка гына 3нче икмәк пешерү заводына тукталмаган. Биредә Татарстандагы иң яхшы чәкчәкләрнең берсе әзерләнә. Ә “Су-сәнәгать компаниясе” - республикада югары категориядәге суны тәкъдим итүче бердәнбер компания.

"Чәкчәкне бөтен кеше дә белә. Безнең бурыч – аның Visit Tatarstan брендын йөртүе һәм дуслар өчен бүләк итеп кабул ителүе. Яңа чәкчәк һәм су – Россиядә һәм чит илләрдә Татарстанны таныту өчен җитди реклама билгеләре булып тора”, - дип билгеләп үтте Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Махсус картон төргәктәге 300 граммлы чәк-чәк - 150 сум, 0,5 литрлы су 20 - 22 сум торачак.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк