Логотип
Хәбәрләр

“Гөлдания апа кызын ник тыймый икән?”

Лилия Хәйруллина “Гөлдания апа кызын ник тыймый икән?” диючеләргә җавап бирде Лилия Хәйруллина җырчылар арасында сәхнә киемнәренең бөтенләй башка төрле булуы белән аерылып тора. “Изге Вәли” к...

Лилия Хәйруллина “Гөлдания апа кызын ник тыймый икән?” диючеләргә җавап бирде

Лилия Хәйруллина җырчылар арасында сәхнә киемнәренең бөтенләй башка төрле булуы белән аерылып тора. “Изге Вәли” концертында чыгыш ясаганнан соң аның костюмы халыкта зур шау-шу уятты. Күпләр “Гөлдания апа кызын ник тыймый икән. Ул нәрсә ди икән?” дип язды. Аларга Лилия болай ди:

– Минемчә, аларга татар эстрадасы бер соры масса кебек тоела. Алар аерырга өйрәнмәгән, төрле җырлар бар бит: халык җырлары, яшьләр өчен. Эстрадада нинди генә стильләр юк. Ә мин үземне ничек тоям, шулай җырлыйм, миңа менә шулай уңайлы. Олылар аңлап бетерми инде, - дип уртаклашкан ул Акчарлакбелән.
 
Интернетта үземә бик күп яшьләр яза: “Молодец, бирешмә! Син дөрес юлдан барасың. Безгә бик ошый”, – диләр. 
 
Мин берәүне дә гаепләмим. Минем үз фикерем, иҗатка үз карашым бар. Сәхнәгә шәрә чыкмадым. Мин әнинең итәгенә бәйләнмәгән. Ул яшьтән күптән чыктым инде һәм үз фикеремне җиткерерлек яшькә җиттем дип уйлыйм.

матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк