Логотип
Хәбәрләр

Гөлнара Тимерҗанова: «Хәзер Тямаев, Нургалиев, Элвин Грей кебек артистлар 200 урынлы залга йөрми»

Үзеңнең тамашачыңа җырыңны җиткерү – артистның бурычы, ди Гөлнара Тимерҗанова. Шуңа күрә ул 8 кеше булган залда да җырларга әзер. «Хәзер күп кенә артистларның маңгайлары акчага корылган бит, минеке,...

Үзеңнең тамашачыңа җырыңны җиткерү – артистның бурычы, ди Гөлнара Тимерҗанова. Шуңа күрә ул 8 кеше булган залда да җырларга әзер.

«Хәзер күп кенә артистларның маңгайлары акчага корылган бит, минеке, Аллага шөкер, гомергә дә алай булмады. Ә хәзерге артистлар 200 урынлык залга да бармый. Күп кенә районнарда йөреп чыктым, тамашачылардан кайсы артистларның килмәгәнлеген ишетергә туры килде. Фирдүс Тямаев, Әнвәр Нургалиев, Элвин Грей һәм башка бик күпләр аның хәтле генә урыннарга йөрми. Нишләп бармаска? Әгәр син чын артист икәнсең, син анда да барырга тиеш. Акча гына кирәк дигән сүз мәллә бу? Кызганыч, хәзер артистлар 350 урыннан башлап булган залларга гына йөри. Тик алай ярамый. Син үзеңә шушы профессияны сайлагансың икән, чыгышыңны бар җирдә дә күрсәтергә тиеш. Өч меңлек, бер меңлек залларда да җырладым, 20 кешегә дә, хәтта сигез кешегә дә концерт куйган бар. Клуб мөдире оялыгыз инде, сигез кешегә концерт куеп ятмагыз дип килде, мин сигез кеше килгән бит, димәк, алар мине яратып килгән, куям дидем һәм куйдым да» – ди, Гөлнара.

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк