Логотип
Хәбәрләр

Гөлнара Тимерҗанова: «Мин түләмим, шуңа мине күрсәтмиләр»

Хәзер бит инде шундый мода ‒ 300 мең сумыңны түлисең дә, дүрт ай буе сине бертуктаусыз күрсәтеп торалар. Искеләрен, яңаларын күрсәтәләр, бөтен тапшыруларга чакыралар. Ә мин түләмим, шуңа мине күрсәтми...

Хәзер бит инде шундый мода ‒ 300 мең сумыңны түлисең дә, дүрт ай буе сине бертуктаусыз күрсәтеп торалар. Искеләрен, яңаларын күрсәтәләр, бөтен тапшыруларга чакыралар. Ә мин түләмим, шуңа мине күрсәтмиләр. Һәм аптырамыйм да, халык яратса, ул бит ярата. Барыбер «үзеңнең тамашачың» дигән әйбер бар. Яратмаса, әллә нәрсәләр эшләп күрсәтсәң дә үзеңне, яратмый. Шундый замана китте, каналларга акча кирәк, ә яшь җырчыларның үзләрен күрсәтәселәре килә. Авыл сәхнәсендә җырлап торган җырчылар да телеканалларда җырлый.

Шушындый шаукым арасында үзеңнең исемеңне тотып кала алу көченә ия булырга кирәк. Яки син бөтенләй югалып төшеп каласың, яки үз көчең белән җиңеп чыгасың, я акча түлисең. Ләкин мин акча түләмим, чөнки аның хәтле түләргә акчам юк. Бай меценат хатыны булсам, үземне көне-төне күрсәтеп торыр идем (көлә).

Бу хакта тулырак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк