Логотип
Хәбәрләр

Гөлнара Тимерҗанова: Язмышымның сынаудан гына торган чаклары булды

- Гөлнара апа, баналь сорау бирим әле: нәрсә ул бәхет? - Әлеге сорауны үземә дә бирештереп алам. Бүген бәхет – ул үз аягың белән йөреп, үз күзләрең белән, үз колакларың белән ишетеп, күреп, яшәү. Алл...

Гөлнара апа, баналь сорау бирим әле: нәрсә ул бәхет?

- Әлеге сорауны үземә дә бирештереп алам. Бүген бәхет – ул үз аягың белән йөреп, үз күзләрең белән, үз колакларың белән ишетеп, күреп, яшәү. Аллаһка шөкер, ике балам бар. Бу дөньяга килеп, үзеңнең артыңнан бала калдыра алу – бәхет.

Димәк, син бәхетле?

- “Мин бәхетле”, - дип әйтер өчен, билгеле бер тормыш юлын үтәргә кирәк булды. Бүген үземне бәхетле дип саныйм. Кычкырып әйтәсем килми, бары пышылдыйм гына. Ләкин төрле чак булды. Язмышымның сынаудан гына торган чаклары бар иде. Язмыш – үзе бер зур имтихан икән ул.

Әйдә шул сынаулар турында сөйләшикче. Балачагың ничек үтте?

- Эшләп үстек. Әнием кырысрак кеше иде. Ни өчендер аның мине кочаклап иркәләгәнен хәтерләмим. Әни назын күрмәдем. Әле хәтерлим: дус кызымны әнисе кочаклап: “Кайттыңмы, кызым?” – дип сөйгән иде. Безнең өйдә андый күренешләр булмады.

Автор: Алинә АЙДАРОВА
Фото: Абдул Фархан

интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк