Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Асаева ник Ришат Төхвәтуллинның концертында катнашмаган

Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә татарның моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллинның концерты гөрләп узды. Тамаша залы тулы иде, Ришатны Казан тамашачысы бик җылы каршы алды. Алып баручылар Резедә Сәләхов...

Кичә «Пирамида» күңел ачу үзәгендә татарның моңлы сандугачы Ришат Төхвәтуллинның концерты гөрләп узды. Тамаша залы тулы иде, Ришатны Казан тамашачысы бик җылы каршы алды. Алып баручылар Резедә Сәләхова белән Артём Пискунов тамашаны тагын да ямьләндерде. Концертта Ришатның иҗатташ дуслары да катнашты: Алия Карачурина, Чулпан Йосыпова, Филүс Каһиров. Ләкин катнашачак җырчылар арасында Гөлназ Асаева да бар иде, ләкин никтер без аны күрмәдек. Әллә Ришатка үпкәләдеме икән?! Чөнки юбилей концертлары алдыннан Ришат журналистлар белән матбугат конференциясе җыйды, анда ул үзенә иң еш бирелә торган «Кайсы кыз белән йөрисең?» соравына болайрак җавап биргән иде: «Менә минем концертта Алия Карачурина белән Гөлназ Асаева чыгыш ясый, икесенең берсен сайлыйсы булыр инде», дип шаяртты. Аның бу җавабы Гөлназга ошап бетмәгән, чөнки ул үзенең инстаграмында «Мин концертта сайларлык көнгә калмаган әле», дигән мәгънәдә язып чыкты.

Гөлназ әллә чынлап үпкәләгән, әллә башка сәбәпләр бар, без аларын белмибез, ләкин кичәге концертта ул катнашмады.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк