Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Батталованы Алинә Давыдова алыштырган?

– Алинә, син хәзер «ЯМЬЛЕ» төркемендә эшлисең дип ишеткән идем, дөресме? Төркемдәш кызларың сине ничек кабул иттеләр?          – Әйе, дөрес. Кызлар мине бик җылы кабул итте. Үземне дә алар белән рәхә...

– Алинә, син хәзер «ЯМЬЛЕ» төркемендә эшлисең дип ишеткән идем, дөресме? Төркемдәш кызларың сине ничек кабул иттеләр?

         – Әйе, дөрес. Кызлар мине бик җылы кабул итте. Үземне дә алар белән рәхәт хис итәм. Бергә иҗат итүебезгә әле озак вакыт үтмәсә дә, алар минем икенче гаиләмә әверелделәр дисәм ялгыш булмас. Без төрле, ләкин бик дус.

         – «ЯМЬЛЕ» төркеменә ничек кушылдың? Синең проектка килүең Гөлназ Батталованың китүе белән бәйлеме?

         – Миңа Вероника Кузнецова (Шакирова) шалтыратып, төркемгә килергә тәкъдим ясады. Мин яхшылап уйлаганнан соң үземнең ризалыгымны бирдем. Шушы мизгелдән алып, минем тормышымда яна этап башланды. Гөлназ миңа кадәр үк китте. Хәзер ул үзенең шәхси проекты өстендә эшли. Ә «Ямьле» кызларына төркем таралмасын өчен 3 нче солистка кирәк иде. Шулай итеп, «Ямьле» тулыланды.

         – Син хәзер төркем белән генә иҗат итәчәксеңме, әллә планнарыңда шәхси проектлар да бармы? Булса, нинди проектлар?

         – Төркемдә иҗат итү миңа сольный проектлар өстендә эшләргә комачауламый. Киресенчә, мин моның уңай якларын гына күрәм. Һичшиксез, иҗатымны дәвам итәчәкмен. Тиздән яңа җырлар көтелә.

         «Ямьле» төркемендә җырлавыма чиксез шатмын. Биредә мин һәрьяклап үсеш күрәм. Аларның үз стиле бар, үз юнәлеше...Һәм ул миңа БИК ошый!

 

Искәндәр Шакиров

Фото – җырчының шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк