Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәрова аферистларга юлыккан

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова уңайсыз хәлдә калган. Аны алдаганнар икән, бу хакта ул инстаграмында хәбәр итте. Гөлназ алдалауның детальләрен хәбәр итми. «Хәерле көн! Мин үземне «беркатлы» дип...

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова уңайсыз хәлдә калган. Аны алдаганнар икән, бу хакта ул инстаграмында хәбәр итте. Гөлназ алдалауның детальләрен хәбәр итми.

«Хәерле көн! Мин үземне «беркатлы» дип санамыйм һәм мине беркем дә алдый алмас кебек тоела иде. Ялгышканмын! Минем өчен бу зур дәрес булды: беркайчан да, беркемгә дә 100% ышанырга я-р-а-м-ы-й!!!» дип язган ул.

Комментарийларда язылучылары Гөлназның бу беркатлылыгына аптырыйлар. Җырчы Салават Минниханов та « Аферистларга ышанасын инде. Чонки алар всё продумывают. И хладнокровно кидают. Наказать заразаларны», дип язып куйган.

Автор: Г.Шәрәпова

Фото: saffarka

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк