Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сәфәровага кем шалтыраткан?

Соңгы арада татар артистлары бер-берсе белән инстаграмга пост кертеп кенә аралаша башладылар. Мәсәлән, Айваз Садыров @aivazsadyrov Гөлназ Сәфәрова @saffarka белән төшкән фотосы астына болай дип яза: «...

Соңгы арада татар артистлары бер-берсе белән инстаграмга пост кертеп кенә аралаша башладылар. Мәсәлән, Айваз Садыров @aivazsadyrov Гөлназ Сәфәрова @saffarka белән төшкән фотосы астына болай дип яза: «Ярый әле минем кесә бар. Телефонны шунда салдың, куйдың. Гөлназныкы менә юк...?»

Ә Гөлназ да исә югалып калмый, үзен гел элемтәдә булуын әйтә. «Айваз бүген фото куйган, минем кулымда телефон һәм иң кызыгы, фото төшкәндә мин ул сөйләшкән кеше белән элемтәне өзеп тә тормадым...төштем дә, сөйләшүемне дәвам иттем! Мин гел элемтәдә, эш буенча кирәген-кирәкмәгәнен гел сөйләшеп торырга туры килә. Сезне дә телефон, инстаграм шулай арытамы ул?!»

Фотоны игътибар белән караучылар Гөлназга кем шалтыратуы белән кызыксыналар. «Кемдер шалтырата да эле анда, ире бугай» - дип язучылар да бар.

Рәфидә Галимҗанова

фото: aivazsadyrov

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк