Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова: «... даже не встанет»

Актив, шәхси тормышларын яшермәгән җырчыларны халык күбрәк үз итә кебек. Шундый бырчыларга мин Гөлназ Шәрипҗанованы кертер идем, ул берәр сорау туса да, шатлыклы вакыйга булса да инстаграмында яктырты...

Актив, шәхси тормышларын яшермәгән җырчыларны халык күбрәк үз итә кебек. Шундый бырчыларга мин Гөлназ Шәрипҗанованы кертер идем, ул берәр сорау туса да, шатлыклы вакыйга булса да инстаграмында яктыртып тора. Реклама да әз түгел инде.

Кичә ул хатын-кызлар өчен четерекле темага сүз башлаган, уколлар кадату турында. Гөлназ үзе бер тапкыр иреннәрен кабартып карган каравын, аннан соң инде күп сулар аккан, башта беренче декрет, хәзер менә икенче баласын имезә, ә андый вакытта уколлар ярамый. Тагы косметологка бару теләге бар икән. Шуңа да ул язылучыларына мөрәҗәгать иткән. «От улыбки станет... «не станет, даже не встанет. А всего лишь добавятся «гусиные лапки». Понимаете о чем я, да? Нишлисез кызлар? Укол казатасызмы? Минем 1 тапкыр кына иреннәремне казаткан бар, потом мин бала таптым, имездем, тагын таптып, тагын имезәм... Ясатасы килә. Ә биткә ясаган юк. Бүген фитнес центр да кызлар шул темага сөйләшеп тордылар, кызыктым. Косметологка барып кайтмыйча булмас, пилинг булса да, посоветуете?» дип яза ул.

Гөлназның канәгатьсезлек белдергән язылучылары да бар, чөнки алар Гөлназны нәкъ менә шул табигыйлеге, башка артистларга иярмәгәне өчен яраталар икән.

Ә сез ничек уйлыйсыз, косметологка бару кирәкме ул, гомумән?

Автор: Г.Шарапова

Фото: gulnazshrp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк