Гөлназ Шәрипҗанова: «Мин акчаны күбрәк тә эшлим әле...»
Популяр җырчы һәм яшь әни Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграмда җиңел юл белән акча эшләргә тәкъдим ясаучылардан көлеп кызыклы пост урнаштырган. Күп кенә танылган артистларга яисә язылучылар аудиториясе күп...
Популяр җырчы һәм яшь әни Гөлназ Шәрипҗанова Инстаграмда җиңел юл белән акча эшләргә тәкъдим ясаучылардан көлеп кызыклы пост урнаштырган. Күп кенә танылган артистларга яисә язылучылар аудиториясе күп булган кешеләрнең комментарийлары арасында түбәндәге текстны еш очратырга мөмкин:
«А я вообще зарабатываю 20 тысяч рублей с маленьким ребёнком на руках, там вообще несложно если разобраться что к чему, сразу смартфон тебе дают» һ.б.
«Кемгә шундый комментлар язалар?» – дип сорый җырчы язылучыларыннан.
«Мин акчаны күбрәк тә эшлим әле, яшәремә җитә, хәтта радио һәм телевидениедә ротация өчен дә кала. Үзеңне рекламаларга кирәк бит инде, барысына да популяр артистлар кирәк», – ди Гөлназ мондый комментарийларга җавап итеп.
«Май – ул бөтенесе өчен ял ае кебек... Ял көннәре күп бит. Төркиягә дә очып булмады, Минтимерның загран паспорты юк. Барыбер диңгез җылынып бетмәгәндер әле», – дип тынычландыра үзен Гөлназ.
Автор: И.Шакиров
Фото: Инстаграм @gulnazshrp
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«К. Тинчурин исемендәге театр тарихи үзгәрешләр чорында» матбугат конференциясендә ишеткәннәрдән...
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
Комментарий юк