Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Шәрипҗанова: «Особо миннән толк юк инде...»

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграм аккаунтын бик актив алып бара дип әйтер идем мин. Ул гаиләсендә булган хәлләрне гел күрсәтеп тора, блогерлар кебек. Сез аны күзәтеп барсагыз, беләсездер инде,...

Җырчы Гөлназ Шәрипҗанова үзенең инстаграм аккаунтын бик актив алып бара дип әйтер идем мин. Ул гаиләсендә булган хәлләрне гел күрсәтеп тора, блогерлар кебек. Сез аны күзәтеп барсагыз, беләсездер инде, ире Илсур көз башында туган йортындагы капка-коймаларны алыштыру эшен башлап җибәргән иде. Илсур үзе Актаныш районының Чалманарат авылыннан.

Илсурның бу эше озакка сузылды, чөнки алар һәрвакыт банкетларда, гастрольләрдә йөриләр. Актанышка буш вакытларында, яисә шунда банкетлар уздырасы булса кайталар. Шулай да ул башлаган эшен ахырына җиткергән, хәзер аның туган йортын мәрхүм әтисенең проекты буенча эшләнгән өр-яңа капкалар бизи. Бу хакта Гөлназ язып чыкты. Гөлназ шулай ук Илсурның бертуганнарын да мактап алган. Энесе суйган үгезне ярминкәгә чыгып үзе саткан. Сеңлесе Язилә 17 яшендә правага укып экзаменнарын үзе тапшырган. Дәүләт имтиханнарын да әйбәт тапшырачагына ышана Гөлназ, чөнки ул китаплар арасыннан чыкмый да икән. Ярар, Илсурның бертуганнарын мактады, үзен дә читтә калдырмый ул. «Ә килене, килене... Особо миннән толк юк инде, мәшәкатьләп йөрмәсәм, шул миннән файда», ди ул. Шулай ук Чалманаратта Илсурларның өйләре яныннан узганда, пипләтеп китәргә куша, капкасыннан танып була бит хәзер аларны.

Автор: Г.Шарапова

Фото: gulnazshrp

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Хәерле иртә, җаным @ilsur_sharipjanov ❣️ Хәтерлисеңме, нәкъ шулай башланган иде безнең гаилә тормышы? 22 яшьлек, яшь егет идең, хезер инде син яраткан әтиебез, минем гөмерлеккә сөйгән ярым - СИН❣️ Назад хода нет ? Балалар общий, кредит/ипотека общий, св-во о браке я давно спрятала ? . ТУГАН КӨНЕҢ БЕЛӘН ӘТИКА? Без сине бик яратабыз, исән сау бул җаным??❣️ . Foto @gulnarasunny

Публикация от GULNAZ ШАРИПЖАНОВА(Халимова) (@gulnazshrp)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк