Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ Сираева: «Беренче үбешүем ошамады»

- Кайчан беренче тапкыр үбештең?  - 16 яшь иде миңа. Кем икәнен әйтмим. Әлеге егет минем нәкъ менә аның белән беренче тапкыр үбешүемне белмидер. - Ошадымы соң?   - Юк, ошамады. Ул мине озатты да,...

- Кайчан беренче тапкыр үбештең? 

- 16 яшь иде миңа. Кем икәнен әйтмим. Әлеге егет минем нәкъ менә аның белән беренче тапкыр үбешүемне белмидер.


- Ошадымы соң?
 
- Юк, ошамады. Ул мине озатты да, мин тиз генә кереп китмәкче идем, ә ул тотып алды да үпте. “Шул була микән инде бу үбешү?”, - дип үз-үземә сорау бирдем. Хәзер дә хәтерлим: миңа ошамады. Өйгә кереп, юынып, тешләремне чистарттым.

- Сез әлеге егет белән йөрдегезме?
 
- Әйе, йөрдек. Ләкин озак түгел, холыкларыбыз туры килмәде.
 
- Холыкларны үзгәртергә була бит, ялгышмасам?.. 

- Юк, әгәр дә үзгәрергә кирәк икән, димәк, бу – мәхәббәт түгел. Кешене ничек бар, шулай яратырга кирәк.
Автор: Фирүзә ФӘЛӘХОВА
Фото: Александр Эшкинин

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк