Гөлназ Сираевадан кабак бәлеше рецепты!
Көз көне күпләрнең төренеп өйдә рәхәтләнеп чәй эчеп, китап укып утырасы гына киләдер ул, мөгаен. Тәмле ризыксыз нинди чәй эчү инде ул? Чәйгә тәмле ризык рецептын Гөлназ Сираева тәкъдим итә. Ул инстагр...
Көз көне күпләрнең төренеп өйдә рәхәтләнеп чәй эчеп, китап укып утырасы гына киләдер ул, мөгаен. Тәмле ризыксыз нинди чәй эчү инде ул? Чәйгә тәмле ризык рецептын Гөлназ Сираева тәкъдим итә. Ул инстаграмында җайлы һәм тиз кабак бәлеше рецептын урнаштырды.
Кирәк булачак:
кипкән җимеш (йөзем, күрәгә, караҗимеш);
дөге;
кабак;
ярты пачка ак май;
1 йомырка;
сода;
3-4 аш калагы шикәр;
үсемлек мае;
тоз;
он.
Җимешләрне берничә тапкыр юасыз һәм бүртергә калдырасыз. Шулай ук дөгене юасыз һәм пешергә куясыз. Дөге пешкән арада кабакны чистартып шакмаклап турыйсыз. Шул вакытта дөгене карарга онытмагыз: ул бөтенләй пешеп җитмәскә тиеш. Кайнар дөге өстенә ярты пачка ак май, 3-4 калак шикәр саласыз. Аннан соң 1 йомырка сытып, су, үсемлек мае, он, бераз сода һәм тоз салып бәлеш камыры ясыйсыз.
Камыр басасы. Дөге, җимешләрне һәм кабакны бергә салып болгатасыз. Камыр җәеп калган арада духовканы кабызып 200 градуска кадәр җылытасыз. Кабак бәлешен духовкага 70-75 минут пешәргә тыгасыз.
Тәмле булсын, укучыларыбыз!
Автор: Г. Вәлиева
Фото/видео: Инстаграм @gulnaz_siraeva
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Рөстәм Галиев Түбән Кама татар дәүләт драма театры директоры вазифасыннан китте. Театрда яңа директор
-
Камал театрының «Зәңгәр шәл»ендә яңа Булат!
-
Балык Бистәсе районында өченче тапкыр «Бистә шәле» Республика фестивале узачак
-
«АЛМА» төркеме Казан турында яңа җыр тәкъдим итте!
-
Камал театрының тарихи бинасы язмышы хәл ителде: анда Тинчурин театры күчә!
-
«Биш буын шагыйрьләре бергә» әдәби чарасы узды
-
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенеч!
-
«Ай булмаса, йолдыз бар» сериалын төшерә башладылар!
Комментарий юк