Гөлназ Сираеваның кәкре тешләре
Бүген 1 апрель көлке көнен инстаграмда искә алмаган кеше калмады бугай инде. Җырчы Гөлназ Сираева менә үзенең аскы кәкре тешләрен күрсәтеп фотога төшереп куярга булган. «Бу дөньяда бераз дурак булмаса...
Бүген 1 апрель көлке көнен инстаграмда искә алмаган кеше калмады бугай инде. Җырчы Гөлназ Сираева менә үзенең аскы кәкре тешләрен күрсәтеп фотога төшереп куярга булган. «Бу дөньяда бераз дурак булмасаң, яшәве бик кыеееен... Не зря же говорят, что везёт пьяным, дуракам и Соединённым Штатам Америки. Көлке көне белән, дуслар! Үземнең аскы кәкре-бөкре тешләремне күрсәтеп ыржайдым әле...Бәлки берәр стомат клиника күреп, сиңа Гөлназ мондый тешләр белән йөрергә ярамый диеп... Яңа тешләр тәкъдим итәр....». Комментарийларда Гөлназга брекетлар куярга тәкъдим итәләр.
Автор: Г.Шәрәпова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк