Гөлназ түгәрәкләнгән?
Җырчы пар ‒ Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә бик матур яңалык бар икән бит! Соңгы араларда ыспай гәүдәле Гөлназның киң күлмәкләр киюенә игътибар итүебез нигезсез булмаган. Күптән түгел җырчы...
Җырчы пар ‒ Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар гаиләсендә бик матур яңалык бар икән бит! Соңгы араларда ыспай гәүдәле Гөлназның киң күлмәкләр киюенә игътибар итүебез нигезсез булмаган. Күптән түгел җырчы үзенең инстаграмында үзе үк сер капчыгын чиште: «Йөрәгем астында нәни йөрәк йөртәм. Шушы ук яңалыкка өстәп, Гөлназ язып та куйган ‒ кеше арасында еш йөрү сәбәпле, «кемне көтәсез?», «кайчан туачак, җенесе кем?», «күпме авырлык җыйдыгыз?» ише сораулар да ишетеп тора икән. Андый артык кызыксынучан «Варваралар»га шәхси сызыкны үтмәскә, вакыты җитүгә бөтенесен дә эсселәтми-суытмый җиткерәчәген белдерә. Ә безгә кем, кайчан, кайда сораулары да мөһим түгел. Иң мөһиме ‒ сау-сәламәт нарасый алып кайтырга язсын, Илсур-Гөлназ! Бәбиләрегезнең игелеген күрегез!
Фото җырчының шәхси аккаунтыннан алынды
Гөлнара Җәлилова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк