Логотип
Хәбәрләр

Гөлназ яулык япкан?

«Татар радиосы» ди-джее, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова яулык киеп йөрергә ният иткән бит әле. Кайчан дип ‒ якын киләчәктә инде! Яулык ябу фикерләрне тәртипкә сала һәм тынычландыра, д...

«Татар радиосы» ди-джее, Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова яулык киеп йөрергә ният иткән бит әле. Кайчан дип ‒ якын киләчәктә инде! Яулык ябу фикерләрне тәртипкә сала һәм тынычландыра, дип исәпли икән Гөлназ. Бу көннәрдә алып баручы кыз Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә ял итә әле. Инстаграмдагы битендә исә үз тормышы белән кызыксынучылар өчен фотоотчетлар да элә. Иске шәһәр, колоритлы сәүдә базарлары, мәчетләр, җирле халык көнкүреше ‒ берсе дә Гөлназ күзеннән читтә калмый. Әмирлекләрдәге хатын-кызлар һәм ир-атларның киемнәрендәге төсләрнең мәгънәсе турында да аңлатып китәргә онытмый Сәфәрова. Ап-актан киенгән ир-атлар янәшәсендә нигә карадан киенгән хатын-кыз атлый? Чөнки хатын-кыз ‒ иренең шәүләсе генә... «Киемнәре аша үз халкының культурасы, традицияләре белән таныштыра алган гарәпләр хөрмәт уята», ‒ дип тә яза Гөлназ. Шулай ‒ Әмирлекләргә барып, аны ошатмый кайткан кеше була алмыйдыр ул. Мин дә килешәм. Ничә барсаң да күреп туеп булмаслык ил ул.

Автор: Гөлнара Җәлилова

 

 

 

Посмотреть эту публикацию в Instagram

Когда-нибудь я начну носить платок. Это как-то успокаивает и упорядочивает мысли. А как же элегантно и благородно выглядят девушки в абайях. В Эмиратах часто можно встретить девушек в абайях, идущими в сопровождении мужчин в кандуре (в белой длинной одежде). Как здорово, когда нация даже через своё одеяние передаёт свою культуру,традиции и тем самым заинтересовывает гостей,которые приезжают знакомиться с их страной. А вы знали почему здесь мужчины в белой длинной одежде, а женщины в чёрном?! Мужчина -ведёт , а женщина является тенью своего мужчины ....

Публикация от Gulnaz Safarova (@saffarka)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк