Логотип
Хәбәрләр

Гөлшат Зәйнашева тууының 90 еллыгына багышланган фестиваль

Кичә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте актлар залында район мәктәпләрендә белем алучы һәм урта уку йортлары студентлары арасында Гөлшат Зәйнашеваның тууының 90 еллыгына багышланган 7...

Кичә Муса Җәлил исемендәге Минзәлә педагогика көллияте актлар залында район мәктәпләрендә белем алучы һәм урта уку йортлары студентлары арасында Гөлшат Зәйнашеваның тууының 90 еллыгына багышланган 7 нче республика фестивале узды, дип яза җирле басма.

Анда алар шагыйрә Гөлшат Зәйнашева язган шигырьләрне, Гөлшат апага багышлап үзләре иҗат иткән шигырьләрне сөйләделәр. Аларның күпчелеге шигырьләрен шул хәтле сәнгатьле итеп сөйләделәр ки, мәртәбәле, гадел, кырыс җюри әгъзаларына урыннар билгеләү дә авыр булды. Әле шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, рус гаиләсендә тәрбияләнгән балалар да шигырьне бик матур итеп сөйләделәр. Фестивальдә катнашучылар Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырларны да башкардылар. Фестиваль тәмамланганнан соң да жюри әгъзаларына нәтиҗә чыгарыр өчен шактый гына вакыт кирәк булды.

Жюри составында районның «Мәрхәмәт» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Алия Шәрипова, милли мәгариф һәм регионара хезмәттәшлек буенча Минзәлә район мәгариф бүлеге методисты Нәсимә Шаһиева, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры режиссеры Дамир Самерханов, район мәдәният сарае директоры Ленар Миннемуллин, Минзәлә районы казна мәдәният бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәкимова бар иде. Фестиваль ике сәгатьтән артык барды. Җиңүчеләр өч төрле юнәлеш буенча билгеләнде. Әлеге фестивальдә катнашучы һәр балага бүләкне Алия Шәрипова үзе тапшырды. Фестивальнең төп химаячесе Гөлшат Зәйнашева фондын җитәкләүче, аның кияве Рафаэль Шакирьянов булды. 

татар-информ

 

Фото: menzela.ru/news/kөn-temasyi/glshat-zynashevaga-bagyshlangan-festival

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк