Гөлсирин Абдуллина: «Бер дә сиздермәдең бит, Азатым»

Гөлсирингә Азат тәкъдим ясавы турында язган идек инде, бу хакта инстаграмда да күп кеше язып чыкты, ләкин Гөлсирин бу хәл турында берни язмады. Һәм менә бүген ул үзенең хис-кичерешләрен пост итеп язды. «Әле һаман да аңлап бетерә алмыйм. Уяндым, бармагымда ‒ йөзек. Сөенечтән тамагыма төер тыгыла, елыйсым килә. Бер дә сиздермәдең бит, Азатым, барысын да уйлап бетергәнсең. Мин сине яратам. Рәхмәт барыгызга да ихлас теләкләрегез өчен», дип яза ул.

Гөлсириннең үзе өчен дә бу яңалык булган икән, Азатның тәкъдим ясаячагы турында ул гына белми калган. Сәхнә артында төшерелгән видеода бу ачык күренә.

Автор: Г.Хәлиуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
584
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Марат Яруллин: «Авыруны җиңә алмадым, температура 38-38,5 тән төшмәде»
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Антикоррупция
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы