Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина концертларына бушлай керү мөмкинлеген тәкъдим итә

Гөлсирин Абдуллина яраткан тамашачыларына үзе катнашкан концертка бушлай эләгү мөмкинлеге бүләк итә. Белүебезчә, шушы көннәрдә Гөлсирин Абдуллина үзенең яңа «Әй, бу гомер елгалары» дип исемләнгән җыр...

Гөлсирин Абдуллина яраткан тамашачыларына үзе катнашкан концертка бушлай эләгү мөмкинлеге бүләк итә.

Белүебезчә, шушы көннәрдә Гөлсирин Абдуллина үзенең яңа «Әй, бу гомер елгалары» дип исемләнгән җырын тәкъдим итте. Шул уңайдан Гөлсирин тамашачыларына апрель аенда үзе катнашкан теләсә нинди концертка 2 кешелек билет бүләк итәргә булган. Билетларга ия булу өчен Гөлсириннең яңа җырын инстаграм аккаунтында сториска урнаштырырга һәм @vagapovfest, @gulsik93 аккаунтларын билгеләргә кирәк. Сториста җыр уйнап торырга тиеш, әлбәттә. Җиңүче 30 март көнне очраклы саннар генераторы ярдәмендә билгеләнәчәк.

Бәхетне сынап карарга ашыгыгыз, дуслар!

Автор: Г.Шәрәпова

Посмотреть эту публикацию в Instagram

2 билет бүләк итәм!? . Дуслар, шушы көннәрдә сез дә, мин дә зарыгып көткән "Эй,бу гомер елгалары" җырының премьерасы узды! Шул уңайдан, үземнең яраткан тамашачыларыма апрель аенда мин катнашкан теләсә нинди концертка 2 билет бүләк итәргә булдым! . Билетларга ия булу өчен бары тик яңа җырымны сториска урнаштырырга һәм @vagapovfest @gulsik93 аккаунтларын билгеләргә кирәк! . ❗ҖЫР УЙНАРГА ТИЕШ ИНДЕ? . 30 март очраклы рәвештә туры эфирда берегезне сайлармын!? Уңышлар! АПРЕЛЬ: #Вагаповфест йолдызлары ?2 -БИЕКТАУ ?3 - МАМАДЫШ ?9 - БУА ?10 - УРМАЙ ?11 - ШЫГЫРДАН #ДуслыкКупере ?13 - КАЗАН ?14 - САРАТОВ ?16 - ПЕНЗА ?17 – УЛЬЯНОВСК ?18 – САМАРА ?19 – ОРЕНБУРГ ?20 - СТӘРЛЕТАМАК ?21 – ЧИЛӘБЕ ?22 - МАГНИТОГОРСК ?23 - ЕКАТЕРИНБУРГ ?24 – ТӨМӘН ?25 – НИЖНЕВАРТОВСК ?26 – СУРГУТ ?28 – ПЕРМЬ ?30 – ЯР ЧАЛЛЫ ?29 – УФА #ГульсиреньАбдуллина #ГөлсиринАбдуллина

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк