Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов балаларына исем сайлыйлар

Әле яңа гына рәсми рәвештә ир белән хатын булган Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Ялкын» журналына эксклюзив интервью биргәннәр. Назлыгөл Сөнәгәтова яшь парның төрле яклап кылларын тартып карады. И...

Әле яңа гына рәсми рәвештә ир белән хатын булган Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов «Ялкын» журналына эксклюзив интервью биргәннәр. Назлыгөл Сөнәгәтова яшь парның төрле яклап кылларын тартып карады. Интервьюның берникадәр өлеше белән сезне дә таныштырабыз:

  • Гөлсирин, без сине шундый тыйнак дип беләбез, ә синең туй күлмәге ачык иде. Бу нәрсә белән бәйле?
  • Мин үземнең туй күлмәгемне балачактан күзаллый идем инде. Аны Казаннан эзләдем, таптым, ләкин бәясе кыйммәт булу сәбәпле сатып алырга батырчылык итмәдем. Инстаграмны актарып утырганда шундый күлмәкне Чаллыда таптым, ләкин ул салонга да соңа калып килдек. Башка салонга кергәч, анда күлмәгемне таптым. Күңелемә ошаган ике күлмәк бар иде, Азатка фото төшереп җибәрдем, ул да минем хыялымдагы күлмәкне сайлады. Аның ачык булын туй көнне генә абайладым.
  • Сезнең йөзекләрегез ак алтыннан, ир-атка сары алтыннан ясалган әйберләр ярамаганга күрә мондый балдаклар алдыгызмы?
  • Юк. Безгә ак алтын яшьләрчә, заманчарак булып тоелды. Азатка сары алтын бик килешеп тә бетми иде, шуңа күрә ак алтыннан эшләгән балдаклар алдык.
  • Күпләрне кызыксындырган сорау, өйләнештегез, декрет ялы күренәме офыкта?
  • Әлегә юк. Без үзебезне иҗатка багышларга уйлыйбыз. Әлегә иҗат, иҗат, иҗат. Ләкин бала турыда уй баштан чыкмый, Аллаһ Тәгалә кайчан язган, шул вакытта булыр дип уйлыйм.
  • Алайса балаларыгызга кушырга теләгән исемнәр турында уйланганыгыз бармы?

Гөлсирин үзенә Зөләйха исеме ошавы хакында әйтте. Ә Азат әлегә уйлана.

Автор: Г.Шарапова

Фото: gulsik93

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк