Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина: «Син туйда мине күтәреп йөрисеңме, әллә чәчәкнеме?»

Быел җәй көне Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның туйлары булырга тиеш. Алар әзерлек эшләре алып баралардыр, социаль челтәрләрдә артык яктыртмыйлар. Тик шулай да, аккаунтларында кәләшкә чәчәк бәйл...

Быел җәй көне Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллинаның туйлары булырга тиеш. Алар әзерлек эшләре алып баралардыр, социаль челтәрләрдә артык яктыртмыйлар. Тик шулай да, аккаунтларында кәләшкә чәчәк бәйләме сайлау турында шаярулы видеоролик чыкты.

«Матурым, мин «букет невесты» алдым туйга.

Миңа күрсәтмичәме, мин бит инде аның төсен сайламадым.

Сиңа ошый ул, төсе дә ошый, дип Азат сәхнәдәге бер зур букетны күрсәтә.

Бумы? дип аптырый Гөлсирин. Азат аңа букетны күтәрергә куша, ә кәләше ярдәм сорый.

Син туйда мине күтәреп йөрисеңме, әллә чәчәкнеме?, ди кәләш.

Син чәчәкне, мин сине, дип җавап бирә Азат.

Прикольно», дип шатлана Гөлсирин.

Автор: Г.Шәрәпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк