Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин Абдуллина: «Тормышым тамырдан үзгәрде!»

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинадан күптән көтелгән яңалык! «2019 елның 25 февралендә минем тормышым кардиналь рәвештә узгәрде! Шушы көнне яраткан кешем сезнең каршыгызда миңа тәгъдим ясады!» – ди...

Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллинадан күптән көтелгән яңалык!

«2019 елның 25 февралендә минем тормышым кардиналь рәвештә узгәрде!

Шушы көнне яраткан кешем сезнең каршыгызда миңа тәгъдим ясады!» – дип искә ала истәлекле көнен Гөлсирин Абдуллина үзенең Инстаграм тасмасында.

Яраткан артистларыбызның кавышуын күпләребез көткәндер, һәм менә, ниһаять, алар бергәләшеп тормыш сукмагыннан атлый. Йолдызлы парның гаилә тормышы туй мәҗлесенең матур җырлы-моңлы концерт тамашасыннан башланып китте.

Абитовлар гаиләсе кызыл туйларын дус-туганнары белән һәм тамашачылары белән гөрләтеп берничә көн рәттән бәйрәм итте. Күп санлы тамашачылар соавы буенча әлеге концерт тамашасы яшьләрнең кавышуына бер ел булган көнне янәдән кабатланачак.

Гөлсирин һәм Азат сезне туй көннәренең истәлекле мизгелләрен бергәләп искә алырга чакыра.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @azat_abitov

Посмотреть эту публикацию в Instagram

2019 елның 25 февралендә минем тормышым кардиналь рәвештә узгәрде! ⠀ Шушы көнне яраткан кешем сезнең каршыгызда миңа тәгъдим ясады!?❤️? ⠀ 2020 елның нәкъ 25 февралендә Казанда өстәмә туй-концертыбыз узачак! ? ⠀ Сер итеп кенә әйтәм, әлеге генә шушы концертка билетлар сатуга чыкты!?? ⠀ Туебызга иң яхшы урыннар алып куегыз! ⠀ Сылтаманы сториска керттем!? ⠀ #вагаповфест #ГульсиреньАбдуллина #АзатАбитов

Публикация от Гульсирень Абдуллина (@gulsik93)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк