Логотип
Хәбәрләр

Гөлсирин кияүгә чыкканга Айсылу Габдинова елаган

Тәкъдим ясау процедурасы узганнан соң хәлләр ничек булганы да билгеле. Азат Абитов инстаграмдагы сәхифәсендә видео күрсәтте. «Шуннан соң менә ни булды», дип яза ул. Кадрларда Азат Абитов белән Гөлсир...

Тәкъдим ясау процедурасы узганнан соң хәлләр ничек булганы да билгеле. Азат Абитов инстаграмдагы сәхифәсендә видео күрсәтте. «Шуннан соң менә ни булды», дип яза ул.

Кадрларда Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина, Рәнис Габбазов, Айсылу Габдинова бар. Алар шау-гөр киләләр. Гөлсирин күз яшьләрен сөртә. Азат аны кочаклый, юата. Рәнис Габбазов исә «мин дә еладым әле», дип күз яшьләрен сөртә. Айсылу да елаганын әйтә. Бер сүз белән әйткәндә, яшьләр мәш килә. Гөлсирин «Мин белмәгән идем», ди.  Айсылу исә бөтен кеше белгәнен әйтеп сала. Гөлсирин шакката. 

Чыганак: intertat

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк