Логотип
Хәбәрләр

Гөмбә чоры: кайда җыярга һәм реанимациягә эләкмәс өчен нинди кагыйдәләрне истә тотарга?

Татарстанда гөмбә чоры башланды. “Тыныч ау” яратучыларга җылы һава торышы һәм яңгырлар да уңай килеп тора. Гөмбәләрне ничек эзләргә, аларның кайсылары табын өчен туры килә һәм агулы гөмбә эләккәндә нә...

Татарстанда гөмбә чоры башланды. “Тыныч ау” яратучыларга җылы һава торышы һәм яңгырлар да уңай килеп тора. Гөмбәләрне ничек эзләргә, аларның кайсылары табын өчен туры килә һәм агулы гөмбә эләккәндә нәрсә эшләргә? Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмә вакытында КФУның Экология һәм табигатьне куллану институтының гомуми экология кафедрасы ассистенты Ким Потапов сөйләде.
Гөмбәне кайда җыярга кирәк?
Быел Татарстанда июль ае салкынча һәм яңгырлы булды. Су коенып, кызынып ял итәргә яратучыларга бу ошамаса да, “тыныч ау” сөючеләр гөмбә уңышы җыярга әзерләнә. Әмма бөтен кеше дә урманнан кәрзин тутырып гөмбә җыеп кайта алмый. Моның төп сәбәбе – гөмбә җыю өчен дөрес урын сайлый белмәү.
“Нинди гөмбә җыярга теләвегезне төгәл белергә кирәк. Чөнки төрле гөмбәләр төрле җирдә үсә. Мәсәлән, каен урманында ак гөмбә һәм каен гөмбәләре үсә. Әгәр майлы гөмбә җыярга телисез икән, нарат урманына барырга кирәк. Усак, каен агачлары үсә торган катнаш урманнарда гөрәҗдә эзләп карарга була”, - диде Ким Потапов.
Галим әйтүенчә, безнең республика җирлегендә гөмбәләрнең 1,1 меңнән артык төре үсә. Аларның берничә йөз төре ашарга яраклы. Билгесез һәм шикле булып тоелган гөмбәләрне җыярга кирәкми.
Кайсы гөмбәләр ризык өчен иң яхшысы?
Ашарга яраклы гөмбәләр арасында иң популярлары - каен гөмбәсенең, ак, майлы гөмбәләрнең бөтен төрләре, шулай ук әтәч гөмбәсе (лисички), баллы гөмбә (опята) һәм чуар кулчатыр гөмбәсе (пестрый зонтик).
Әмма күп еллар дәвамында Татарстанда чуар кулчатыр гөмбәсенең яманаты таралган иде. Ул агулы икән дигән сүз чыкты. 
“Элек аңа бик сагаеп кына карыйлар әле. Тик хәзер актив җыя башладылар. Бу ашарга яраклы гөмбә, ул бернинди дә куркыныч тудырмый”, - диде Потап
Тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк