Әгәр бик нык теләсәң...

Профессиональ композитор һәм җырчы Гөлназ Закированың беләсезме нинди хыялы булган икән? Юк инде, нинди Айга очу ди... Җыр сәнгатендә үзен композитор да итеп таныта башлаган Чаллының талантлы кызы үзе иҗат иткән җырны Татарстанның атказанган артисты Раяз Фасихов башкаруын теләгән. Һәәәм... Быел әлеге хыялы чынга да ашкан! Раяз репертуарына алган «Өлешемә тигән көмешем» җырының сүзләрен Данис Фәхретдинов язса, көе Гөлназ Закированыкы. Күптән түгел Чаллыда узган Гөлназның иҗат кичәсендә дә Раяз әлеге җырны башкарган икән! Шулай менә: тели белгәндә теләк.
Автор: Гөлнара Җәлилова
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
10 апрель 2021 - 20:38
-
10 апрель 2021 - 18:59
-
8 апрель 2021 - 18:17
-
8 апрель 2021 - 16:48
-
8 апрель 2021 - 15:03
-
8 апрель 2021 - 14:23
-
7 апрель 2021 - 16:57
-
7 апрель 2021 - 10:04
-
Останови огонь