Логотип
Хәбәрләр

Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе яңара

Бүген 5 октябрь көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Г.Тукай исеменд...

Бүген 5 октябрь көнне «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе дип үзгәртелүгә багышланган матбугат конференциясе булып узды. Конференциядә Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов, Лев Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директорының уку эшләре буенча урынбасары Рамил Мирзагитов һәм Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенең директоры Әлфия Йосыпова чыгыш ясадылар.

Мәктәпнең исеме үзгәрү эшчәнлек киңәю белән бәйле икән, 2018 елда Республика заказы белән өстәмә 125 абитуриент кабул ителгән. 75 кеше көндезге бүлеккә, 50 кеше читтән торып уку бүлегенә кабул ителгән. Көндезге бүлектә укучылар математика һәм информатика, музыка, тарих һәм җәмгыять буенча, читтән торып уку бүлегендә укучылар башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә тәрбиячеләр әзерләнәчәк.

Быел институт 1013 абитуриентны үзенә кабул иткән, моңа кадәр күпкә азрак булган, 2017 елда 980 кешене кабул иткән булганнар. Сыйфат та күтәрелгән, бер урынга 16 кеше дәгъва кылган. Бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл җыйган 4 кеше хәзер беренче курста белем ала.

Институтта уку күп төрле юнәлешләр буенча алып барыла буенча алып барыла.

Өстәмә белгечлекләр буенча укучыларга шулай ук татар теле һәм әдәбияты дәресләре дә укытылачак.

Фото һәм язма авторы Гөлшат Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк