Логотип
Хәбәрләр

Г.Тукайның әдәби музее быел Республика көнендә ачылачак

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукайның әдәби музее быел 30 август көнне ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның генераль...

(Казан, 20 март, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Г.Тукайның әдәби музее быел 30 август көнне ачылачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Милли музееның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова әйтте.

Бүген Татарстан Милли музее Гыйльми советының киңәйтелгән утырышы булып узды. Милли музейда уза торган чарада музей җитәкчеләре, галимнәр һәм журналистлар катнашты.

“Г.Тукай әдәби музеенда ремонт эшләре төгәлләнде, - ди Милли музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. - Экспозицияне төзи башлыйбыз, ул Гыйльми советта берничә мәртәбә тикшерелде. Дизайн проектын әзерләп, тагы бер кат галимнәргә күрсәтәчәкбез. Бюджетына килгәндә, 29 млн. сумга төшәчәк, дип исәпләдек. Ләкин әлегә  төгәл сан түгел, бу сумма бәлки киметелер дә. Бинада реставрация эшләре төгәлләнгәч, төзүчеләр безгә җиһазлар да китерде. Үзенчәлекле җиһазларны дизайн проект буенча урнаштырырбыз, дип уйлыйм. Быел 30 август көнне - Г.Тукай әдәби музеен, ә 30 декабрьдә Ш.Камал мемориаль фатиры һәм Әдәбият музеен ачарбыз дип планлаштырабыз. Аннан соң С. Сәйдәшев һәм башка ядкарьханә биналарында да яңартулар көтелә”.

Музейның Гыйльми советы 1939 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Монда Татарстанның күренекле галимнәре әгъза булып тора. Алар арасында Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Фәннәр академиясенең А.Халиков исемендәге археология институты, Казан федераль университеты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният институты һ.б. фән һәм мәгариф учреждение вәкилләре бар.

Фәнни эзләнүләр алып бару - музей эшчәнлегенең төп юнәлеше. Музей җитәкчелеге Гыйльми утырышта 2017 елга фәнни нәтиҗәләр ясады. 2018 елдан алып 2020 елга кадәр башкарылачак эш юнәлешләрен дә билгеләде. Шулар арасында Татарстанның 100 еллыгына багышланган тарихи экспозиция төзү дә планлаштырыла. Әлеге проектны Татарстан Президенты да хуплаган.

Милли музейның генераль директоры белдергәнчә, музей коллекцияләренең каталогын чыгару, актуаль фәнни темаларны яктыртуны да киләсе елларда башкарырга кирәк. “Татар костюмы: тарих һәм замана” киң масштаблы музейара күргәзмәнең каталогын И.Забелин исемендәге премиягә тәкъдим итәргә кирәклеге әйтелде.

Ш.Камал мемориаль фатирында һәм Татар әдәбияты музеенда актив төзекләндерү эшләре бара. С.Сәйдәшев музее, шулай ук Милли музейның саклау фонды зур ремонтка мохтаҗ, әлеге уңайдан проект эшләре башланган инде, ди музейчылар.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк