Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка мактаулы исем бирелгән

Кичә танылган җырчылар Гүзәл Уразова белән Илдар Хәкимовка Башкортстанның атказанган артисты исеме бирелде. Бу хакта Гүзәл Уразова үзенең инстаграм аккаунтында хәбәр итте.
«Җаным, котлыйм сине Башкортстанның атказанган артисты исемен алуың белән. Бу − синең талантың, кечкенәдән, алты яшеңнән җырлап, бүгенге көнгә кадәр тырышып үткән иҗатың, тырышлыгың, талантың өчен тамашачының хөрмәте һәм зурлавы. Мин горурланам синең белән», - дип уртаклашкан Гүзәл.
Автор: Александра Иванова
Фото: Инстаграм @guzelurazova
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
ЯҢАЛЫКЛАР
-
17 май 2022 - 15:50
-
17 май 2022 - 12:52
-
17 май 2022 - 10:42
-
16 май 2022 - 12:06
-
16 май 2022 - 10:53
-
16 май 2022 - 10:21
-
14 май 2022 - 10:27
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте