Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: «... бездән акча сорадылар. Түләдек»

Бу көннәрдә Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаев катнашында чыккан низаг нигезендә, җырчылар үз инстаграмнарында төрле постларны чыгарып кына торалар. Фирдүс журналистларны судка бирәм дип яный, Гүзәл ап...

Бу көннәрдә Гүзәл Уразова белән Фирдүс Тямаев катнашында чыккан низаг нигезендә, җырчылар үз инстаграмнарында төрле постларны чыгарып кына торалар. Фирдүс журналистларны судка бирәм дип яный, Гүзәл аптыраулы пост язган.

«Хәерле иртә, җаныкайларым. Мин үзем гап-гади авылдан чыккан кешемен һәм үз халкымның патриоты дип саныйм үземне. Менә инде 16 ел үз иҗатым белән елына 250дән артык үз концертларыбызны биреп, телебезне, динебезне Рәсәйнең төрле шәһәр, район, авылларында оныттырмыйча хезмәт куям. Кая килсәм дә, халык һәрбер җырымны кушылып җырлый. Бу еллар эчендә күпме изге эшләр эшләгәнне бер Ходай белә, чөнки әти-әни мине шулай тәрбияләде. Кызым, күңелең җитеп яхшылык эшлисең икән, Ходай аны үзе күрә, аны кычкырып сөйләп йөрү кирәкми дип өйрәттеләр. Соңгы 3-4 көн эчендә мин ишеткән акылсыз, мәгънәсез сүзләрне бер кешегә дә ишетергә теләмим. Сезнең йөрәгегез андый әйбергә түзмәскә мөмкин. Ә минем йөрәк халык мәхәббәте белән тулы, шуңа ул түзә. Безнең үз СМИларыбыз бервакытта да безнең яхшы әйберләребезне күрергә теләмәде. Мәсәлән, әле март аенда гына шаулатып Мәскәүнең Кремль залында 7500 кешелек залда үзебезнең концертыбызны үткәрдек. Ләкин Казанга кайткач, шушы яңалыкны халыкка әйтер өчен бездән акча сорадылар. Түләдек. Чөнки мин ул сәхнәдә үзем өчен түгел, үз халкым өчен, үз телемдә җырлап кайттым. Ә кичә шул ук каналдан, булмаган ялган сүзләр белән безне Фирдүс Тямаев белән яманлап яңалык күрсәткәннәр. Бушка. Мине яклап чыккан һәрбер кешегә рәхмәтләр җиткерәсем килә. Мин сезне яратам һәм шушы Кремль концертын карарга үзебездә Танефть аренада көтеп калам. Мин беләм, 13 февраль көнне сез шул стадионны тутырып, минем белән бергә җырлаячаксыз Алла бирса. Без бергә», дип яза ул инстаграмында.

Автор: Г.Шарапова

Фото: guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк