Гүзәл Уразова дүртенче бала алып кайтырга җыена?

Популяр җырчы, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова сөекле ире Илдар Хәкимов белән 3 бала тәрбиялиләр. Соңгы вакытта йолдызлы гаиләләр арасында күп балалылар саны артканнан-арта бара. Җырчы Гүзәл Уразова да бу хакта уйлана башлаган бит әле. Артист үзенең инстаграм аккаунтында кызыклы видео урнаштырган. « Бу атнада безгә кунак малае килде, аның белән мәш килдек», – дип яза Гүзәл видео астында. Кунак малайны карашырга яхшы «няня» да табылган әнисенә – кечкенә уллары Самир. Тик менә хәзер Самирга иптәшкә энекәш кирәк икән инде, «самокатта берүзенә йөрергә скучно, понимаете ли», – ди әни кеше. Әнисенең «Каян алыйк без аны?» – дигән соравына ул «Может уенчыклар кибетендә саталардыр, карыйк әле», – дип җавап кайтарган.
Бәлки әти-әнисе Самирның теләген тормышка ашырыр да? Кем белә бит!
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @guzelurazova
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 июль 2022 - 13:36
-
4 июль 2022 - 10:34
-
1 июль 2022 - 16:10
-
1 июль 2022 - 13:03
-
30 июнь 2022 - 11:47
-
29 июнь 2022 - 13:49
-
28 июнь 2022 - 10:02
-
27 июнь 2022 - 10:32
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте