Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: «Конфликт исчерпан!»

Узган елны Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында тавыш-гауга күтәреп алынды. Гүзәл Уразова яшь җырчы Радик Юльякшинны бергә башкарган «Красивая, хорошая» җырының хокукларын үзенә алуында гаепләде. Б...

Узган елны Гүзәл Уразова белән Элвин Грей арасында тавыш-гауга күтәреп алынды. Гүзәл Уразова яшь җырчы Радик Юльякшинны бергә башкарган «Красивая, хорошая» җырының хокукларын үзенә алуында гаепләде. Бер ел узгач, артистлар дуслашырга булганнар. Бу хакта Гүзәл инстаграм аша хәбәр итте. 

«Конфликт исчерпан! Хәтерлисезме бу сүзне? «Татар җыры» фестивале матбугат конференциясендә безнең @elvin_grey_music белән булган аңлашылмаучанлыкны тагын искә алдылар. Кайберәүләр аны һаман да ясалма пиар булган дип уйлый икән. Ясалма әйбер булмады, чын хәл булды, дуслар! Әмма бүтән булмасын иде. Хәзер безнең арада бар да яхшы. Салават абый белән дә дуслашты Радик», – ди Гүзәл.

Моннан тыш, Гүзел тиздән безне әлеге дуэттан яңа җыр көтәчәген игълан итте. Бу юлы артистлар нәрсә башкарырлар? Анысы сер булып кала.

Автор: Г. Вәлиева

Фото: Инстаграм @guzelurazova

Посмотреть эту публикацию в Instagram

«Конфликт исчерпан!» Хәтерлисезме бу сүзне? ? «Татар җыры» фестивале матбугат конференциясендә безнең @elvin_grey_music белән булган аңлашылмаучанлыкны тагын искә алдылар. Кайберәүләр аны һаман да ясалма пиар булган дип уйлый икән ? Ясалма әйбер булмады, чын хәл булды, дуслар! Әмма бүтән булмасын иде. Хәзер безнең арада бар да яхшы. Салават абый белән дә дуслашты Радик)). Дуслык барыбер яхшырак инде, килешәсезме? Сер итеп кенә әйтәм: Элвин Грей белән тагын бер дуэт әзерләргә әзерләнсәк? ??☺️?? Әмма кешегә сөйләмәгез! ? Кешегә сөйләсәгез дә "кешегә сөйләмә" дип кенә сөйләгез! ? Ничек уйлыйсыз, яңа дуэт-җыр нинди темага булырга мөмкин? Исемен ничек кушар идегез? #гузельуразова @guzelurazova @elvin_grey_music

Публикация от Гузель Уразова (@guzelurazova)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк