Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова: «Матурлыкны ясап бетерергә туры килә»

Ир-ат маймылдан әзрәк кенә матуррак булырга тиеш диләр. Ә хатын-кыз? Ә хатын-кыз ул һәрвакыт матур, нинди генә булса да, бизәнсә дә бизәнмәсә дә. Кеше арасына бизәнмичә чыккан кызлар турында күп мәзәк...

Ир-ат маймылдан әзрәк кенә матуррак булырга тиеш диләр. Ә хатын-кыз? Ә хатын-кыз ул һәрвакыт матур, нинди генә булса да, бизәнсә дә бизәнмәсә дә. Кеше арасына бизәнмичә чыккан кызлар турында күп мәзәкләр сөйлиләр, төрле мемлар ясыйлар. Шоу-бизнес йолдызларын макияжсыз күрсәләр сенсация ясыйлар. Бу хакта җырчы Гүзәл Уразова да язып чыккан.

«Мин әйтәм, ир-атларга рәхәт тә инде: матур булып туалар, йокыдан матур булып уяналар. Безгә, кызларга, матурлыкны ясап бетерергә туры килә. Бер генә рәссам да ире көтеп торган хатын-кыз белән ярыша алмый: бары тик хатын-кызлар 5 минутта ясанып-бизәнеп чыга ала. Кызлар, матур булу өчен Сезгә ничә минут вакыт кирәк? Серләшик әле», дип яза ул.

Чыннан да, сез макияжга күпме вакытыгызны сарыф итәсез ул? Яисә табигый матурлык яклымы?

Автор: Г.Шарапова

Фото: guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк