Логотип
Хәбәрләр

Гүзәл Уразова ничәдә йоклый?

Гүзәл Уразова инстаграм аккаунтында кызыклы пост урнаштырды, анда ул үзенең ничәдә йокларга ятуы турында яза. Җырчы көн саен бер вакытта йокларга тырыша икән, режим, күрәсең. Бөтенебез дә диярлек йокл...

Гүзәл Уразова инстаграм аккаунтында кызыклы пост урнаштырды, анда ул үзенең ничәдә йокларга ятуы турында яза. Җырчы көн саен бер вакытта йокларга тырыша икән, режим, күрәсең. Бөтенебез дә диярлек йоклар алдыннан социаль челтәрләрне актарырга яратабыз, шуңа күрә йокы вакыты бераз күчә, кайвакыт төн җиткәнен сизми дә калабыз, ә иртән торып булмый аннары.

Гүзәл Уразова да шулай, йокларга ята ятуын, ләкин шул социаль челтәрләрдә утырып соң йокланыла икән. Җырчының бит әле безнеке кебек кенә түгел эше, без ярый да лентаны актарып чыгабыз, булса берничә комментарийга җавап бирәбез. Ә Гүзәлнең инстаграмда 273 000 язылучысы бар, комментарийлар, хәбәрләр да күп килә, шуларга җавап бирү күп вакытны ала инде. Әле бит җырчының ютуб каналы бар, вконтакте бите.

«Мин көн дә бер вакыттарак йокларга ятам. Сезнең директка язган сообщениеләрне укып, Вконтакте, you tube барсын да укып, сезгә җаваплар язганчы сәг... Булып китә. Ничек уйлыйсыз? Сәг ничә була икән ул? Ә сез ничәдә ятасыз, ничәдә торасыз? Йокы җитәме?», ‒ дип сорый җырчы. (тест үзгәртелмәде)

Бу постка төрле комментарийлар язалар, тырышып-тырышып җырчының кайчан йоклаганын белергә тырышалар.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @guzelurazova

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк